16+

Быел ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен республика ифтары аерым оештырылачак

Быел булачак республика ифтарында яңалык көтелә. Әлеге хәбәрне “ШК” журналистына Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина җиткерде.

Быел булачак республика ифтарында яңалык көтелә. Әлеге хәбәрне “ШК” журналистына Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина җиткерде.

– Быел республика ифтарын хатын-кызлар өчен аерым. Ир-атлар өчен аерым үткәрергә уйлыйбыз. Кичә аны оештыру буенча утырыш узды. Ифтар мәҗлесе ике көн булачак, беренче көндә ир-атларны чакырачаклар, икенче көнне хатын-кызлар җыела. Мәҗлес, узган елдагыча, Теннис академиясендә үтәр дип көтелә. Төгәл көне әлегә билгеләнмәде. Хатын-кызлар ифтарында мөселман киемнәре һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырыла, гүзәл затлар өчен вәгазьләр укылачак. Мәҗлескә чит төбәкләрдән дә, хәтта чит илләрдән дә кунаклар киләчәк. Шулай ук, традиция буенча, күп балалы, мохтаҗ гаиләләрне һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дә чакырачакбыз, – дип сөйләде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading