16+

Быел хезмәт хакы күпмегә артачагы билгеле булды

2019 елда россиялеләрнең реаль хезмәт хакы дүрт процентка артачак.

2019 елда россиялеләрнең реаль хезмәт хакы дүрт процентка артачак.

Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Аналитиклар фикеренчә, быел реаль керемнәр артудан туктаячак, чөнки хезмәт хакы аның бер өлешен генә тәшкил итә.

Реаль акча керемнәре – инфляциягә карап төзәтмәләр кертелгән, мәҗбүри түләүләр чигерелгәннән соң алынган табыш ул. Бары тик 2020 елда гына әлеге күрсәткеч тагын үсә башлаячак һәм ким дигәндә бер процентка артачак. Бу икътисадның акрын үсүе белән бәйле. Ул елына ике проценттан да азрак тәшкил итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading