16+

Быел машина йөртүчеләрне нинди яңалыклар һәм үзгәрешләр көтә?

Дәүләт пошлинасы, техник карау һәм ОСАГО: 2023 елда машина йөртүчеләр өчен нәрсә үзгәрәчәк соң? Алар финанс мәсьәләләренә кагыла. Шулай итеп, техник тикшерү бәясенең минималь суммасы үзгәрәчәк. Җиңел автомобильләр өчен ул хәзер кимендә 913 сум торачак. Кайбер урыннарда элек аны 500-700 сумга үтәргә мөмкин иде.  

 Автомобильнең медицина күрсәткечләре буенча кирәк булып чыгуы да бар. Бу очракта инвалид яки аның вәкиле ОСАГО полисы бәясенең 50 процентын компенсация буларак алачак. Акча килмәгән очракта, Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирергә кирәк. Дәүләт пошлинасы күләме үзгәрәчәк. Узган ел транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт алу бушлай булган, быел ул 1000 сум тора.

Транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык биргән өчен пошлина 800 сумнан 1500 сумга кадәр арткан. Транспорт чарасын куркыныч йөкләр ташуга рөхсәт итү турындагы таныклык та хәзер 1500 сум тора, ә аны озайту - 1000 сумга төшәчәк. Моннан тыш, быел автомобильне теркәү һәм  машина йөртү таныклыгы алганда дәүләт хезмәтләре аша дәүләт пошлинасы түләүгә 30 процент ташлама гамәлдән чыгарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading