16+

“Быелгы җәй узган елгы кебек булмаячак”

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд 2022 ел җәенә фаразларын җиткерде.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд 2022 ел җәенә фаразларын җиткерде.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, 2022 елның җәе узган елныкы кебек эссе булмаячак. Әмма артык суыклар да көтмәгез, ди синоптик.

Роман әфәнде билгеләп узганча, һава торышы буенча фаразлар ай башында бирелә һәм аннан соң ай дәвамында коррекцияләнә. “Гомумән алганда. Һава торышы норма тирәсендә һәм нормадан бераз гына югары булачак”, - ди Роман Вильфанд.

Фаразлар буенча, быел җәй Себер якларында җылы булачак. Ә Үзәк округның төньягында июнь салкынча булыр дип көтелә. Июльдә Россиянең үзәгендә һава температурасы узган елдагыга караганда салкынрак булачак.

Август аенда Үзәк округның көнбатышында һәм Көньяк округта артык эссе булыр дип көтелә. Идел буенда һәм Уралның көньягында, 2021 ел белән чагыштырганда, салкынрак булачак, дип фаразлары белән бүлешкән синоптик "Российская газета" басмасына. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading