16+

Быел «Үлемсез полк»ның мартшрутына үзгәрешләр кертелә

Казанда 9 майда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан елдагыча "Үлемсез полк" йөреше оештырыла.

Казанда 9 майда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан елдагыча "Үлемсез полк" йөреше оештырыла.

Быел казанлыларга бераз үзгәртелгән маршрут тәкъдим ителә. Катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Аннан колонна, Карл Маркс урамы буйлап Лобачевский урамыннан чыгып, "Черек күл" паркы яныннан Кремль урамына килә. "Үлемсез полк" йөреше Меңьеллык мәйданында төгәлләнә. Анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы, "Җырлы Казан" проектының хоры көтә.

"Үлемсез полк" йөрешенә старт 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Аны "Җиңүчеләр варислары" берлеге халыкара яшьләр хәрәкәте катнашучылары алып барачак 200 квадрат метрлы зур Җиңү Байрагы әйдәп барачак. "Үлемсез полк" йөрешендә 500 волонтер ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading