16+

Быелгы «Нәүрүз» фестивале кысаларында махсус газета чыгачак

Быелгы "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале якутларга багышланга күрә, төрле театрларда якут режиссеры Сергей Потапов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк.

Быелгы "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале якутларга багышланга күрә, төрле театрларда якут режиссеры Сергей Потапов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк.


Алар арасында эстон театрында куелган ике әсәр бар. Потапов "Алтын битлек" конкурсы лауреаты. Ул якут шаманының оныгы. Кайбер театрларга хатлар җибәрелүгә карамастан, төрле сәбәпләр арасында катнаша алмый. Катнашучы театрлар спектакльләрен үз телләрендә уйный. Тамашачыга аларның тәрҗемәсе җиткереләчәк.

Быел фестиваль кысаларында "Нәүрүз хәбәрләре" газетасы чыга. Ул Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина җитәкчелегендә, Казан дәүләт федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары ярдәме белән ике телдә дөнья күрәчәк. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, биредә катнашучылар үзләре турындагы язмаларны укып горурлана алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading