16+

Былтыр кысканга, быел еламыйлар

Торак-коммуналь хуҗалык тармагына зарланулар кайчак "Шүрәле" әкиятенә бик аваздаш.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагына зарланулар кайчак "Шүрәле" әкиятенә бик аваздаш.

Республика дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Заһидуллина бу уңайдан:

- Коммуналь хезмәтләр күрсәтүдәге төгәлсезлекләр яки кимчелекләр турында кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Вакыт узгач, гаепне ачыклау бик авыр. Безнең кайнар элемтә линиясе юк, ләкин интернет челтәре аша торак инспекциясенең телефоннарын табу кыен түгел, - дип киңәш бирде.

Вакытында хәбәр итү нәтиҗәләрен дә бирә. Әйтик, Казанның "Азино-1" торак милекчеләре ширкәтендәге финанс эшчәнлегендәге ялгышы турында хәбәр биргәч, аңа чик куелган. Бер миллион сум күләмнәрдә түләттерелгән дөрес булмаган түләүләргә кабаттан исәп-хисап ясалган.

Халыкның торак-коммуналь мәсьәләләрдә аң-белемле булуы мөһим, шул максаттан республикада күпкатлы йортларның җаваплы вәкилләре (старший по дому) өчен бушлай укулар оештырыла.

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйтеп үткәнчә, казанлыларның коммуналь хезмәтләр өчен 1,5 миллиард сум бурычы җыелган.

- Мөмкинлеге булган кешеләр түләмичә йөри. Июнь аеннан башлап мәҗбүри түләттерү чаралары кулланылачак, - дип кисәтте ул.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә кагылышлы сораулар яки бәхәсләр килеп туса, түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирергә мөмкин:

Җәмәгатьчелек күзәтчелеге төбәк үзәге: 236-29-97. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлдә;

Тәүлек дәвамында эшләүче "Открытая Казань" диспетчерлык хезмәте: 236-41-23.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading