16+

Cак булыгыз: Татарстанда еланнар уянган...

Кояш ныграк яктырткан саен көннәр дә җылынганнан җылына бара, урманда бар тереклек уяна. Әйтик, урманнарда кышкы йокыларыннан уянган кара еланнар пәйда булды. Үзләренең яшеренгән урыннарыннан чыгып, кояшта кызына алар. 

Кояш ныграк яктырткан саен көннәр дә җылынганнан җылына бара, урманда бар тереклек уяна. Әйтик, урманнарда кышкы йокыларыннан уянган кара еланнар пәйда булды. Үзләренең яшеренгән урыннарыннан чыгып, кояшта кызына алар. 

"Еланнарның кышкы йокыларыннан уянуы ел саен төрле вакытта башлана, барысы да һава торышына бәйле. Гадәттә, төнлә плюс температурасы урнашу белән үк алар өслеккә чыга. Хәзер әле еланнар һава торышының салкынаюы аркасында үзләрен бик сүлпән тота. Әмма алардан ераграк тору кулайрак, кагыйдә буларак, рептилияләр үзләре дә кеше белән очрашудан кача, - ди Татарстан Дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков.

Шулай ук бу чорда урманда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Еланнар урман куелыгыннан бигрәк, урман читләрен, сулыклар буйларын, урман аланнары тирәләрен ярата. Киселгән агач төпләренә яки таш өсләренә менеп, ачык сукмакка чыгып кояшта кызынып ятырга яраталар. Агач төбенә шунда ук барып утырмагыз, җиләк яки гөмбә җыйганда үлән арасына кулыгызны китереп тыкмагыз. Озын таяк белән үләннәрне аергалагыз, барыр юлыгызда таяк белән үләннәргә суккалагыз. Елан, гадәттә, тавыш килгән урыннан читкәрәк кача.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading