16+

Cамолет егылып төшеп, 107 кеше һәлак булган

Очкыч торак йортлар өстенә төшкән.

Cамолет егылып төшеп, 107 кеше һәлак булган

Очкыч торак йортлар өстенә төшкән.

Самолет бортында 99 кеше пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы булган. 14.30 самолет радардан югалган. Аның алдыннан пилот техник сәбәпләр аркасында проблема чыгуы турында хәбәр биреп өлгергән. Самолет Карачи аэропорты янында егылып төшкән.

Самолет Лахор шәһәреннән Карачига очкан. Һәлакәтне күрүчеләр әйтүенчә, самолет һавада ук яна башлаган. Очкыч торак йортлар өстенә төшкән. Самолет төшү аркасында дүрт торак йорт җимерелгән. Шунда булган берничә кеше зыян күргән.

Фаҗига булган урында коткару операциясе бара.

Әлеге һәлакәт уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклашты. "Бүген Пакъстанда зур фаҗига – пассажирлар белән тулы самолет һәлакәткә юлыга. ММЧ йөзгә якын яки аннан да күбрәк кешенең гомере өзелде дип, хәбәр бирә. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу фаҗигадә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Россия һәм Татарстан мөселманнары бу югалту ачысын уртаклаша, дин кардәшләргә кыюлык һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр: Аллаһы Тәгалә һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык һәм көч бирсен! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", диелә аның кайгынамәсендә.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading