16+

Аш-су остасы Алсу Төхвәтуллинадан киңәшләр

Казан шәһәрендә яшәүче Алсу Төхвәтуллина 40 елдан артык җәмәгать туклану өлкәсендә кондитер булып эшли.

Аш-су остасы Алсу Төхвәтуллинадан киңәшләр

Казан шәһәрендә яшәүче Алсу Төхвәтуллина 40 елдан артык җәмәгать туклану өлкәсендә кондитер булып эшли.

Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый, якыннарын, балаларын тәмле ризыклар белән сыйлый. “Шәһри Казан” газетасы укучыларына аш-су буенча үзенең киңәшләрен бирде.  

Алсу апаның үзе уйлап чыгарган камыры. Бер пачка 180-200 грамм тирәсе йошак сыер маена 4 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга, бер йомырка, 3 аш кашыгы кефир, ванилин, 1 пачка камыр көпчәкләндергеч салып, барысын бергә болгатырга. Озаклап болгатырга кирәкми, май кефир белән йомыркадан аерылырлык булмасын. Он салып, камыр басарга. Камыр йомшак, ләкин формасын тотып торырлык булсын. Әлеге камырдан  ике пирог ясарга була. 

Бер пирогка эчлек: 600 грамм эремчек, бер йомырка, 3 кашык шикәр комы (тәменә карап күбрәк тә, азрак та ярый) шуңа бер аш кашыгы он, бер лимон кабыгының сары өлешен вак угычтан уырга (ак өлешләре керсә әче тәм бирәчәк). Камыр кунага ябышмасын өчен күбрәк итеп он салырга, уклау ярдәмендә озынчага җәяргә.

Җәелгән камырның уртасына эремчек салып, озынча пирог ясарга. Камыр тоташкан өлешен аска калдырып майланган табага салырга. Өстен йомырка белән майлаганнан соң (камыр өстендә калган он йомырка белән сылагач бетәчәк), эчлеге агып чыкмасын өчен, өстен кайчы яки үткен пычак белән кискәләргә. Яраткан кешегә, өстенә май белән уылган онлы катнашманы сибәргә була.  Кызу духовкада 20 минут тирәсе пешерергә. Пешеп чыкканын белдереп, тәмле исе таралачак.

Бу камырдан мәкле рулет та ясарга мөмкин. Камырны озынчага җәеп,  (бераз киңрәк итеп), чит-читләренә чыгармыйча уртасына мәк катнашмасын сыларга. Камырны артык тыгыз итмичә ике тапкыр әйләндереп төрергә. Мәк эчлеге. Мәкне сөт белән кайнатырга. Мәк сөтне бик тиз сеңдергәнлектән, карап, сөтен өстәп торырга кирәк. Тәменчә шикәр комы, бераз сыер мае салырга. Сүндерер алдыннан бер аш кашыгы тирәсе (сыеклыгына карап)  он сибеп болгатырга.  
Беренче тапкыр ясаганда әлеге камыр килеп чыкмаска да мөмкин, чөнки камыр белән эшли белергә кирәк. Берничә тапкыр пешереп караганнан соң, чыннан да тәмле камыр икәненә инанырсыз. 

Пилмән камыры. Мондый камыр таралмасын өчен өч йомыркага 120 мл тирәсендәге бер чынаяк су (суы бераз гына артып китә икән, камыр составы үзгәрә), тоз, он салып камыр басарга. Пилмән өчен теләсә нинди он ярамый, клейковинасы күп булганын сайларга кирәк. Капчыклап сатыла торган оннарда ул җитәрлек күләмдә булмый. Пилмән, токмачлар өчен иң яхшысы – “Макфа” оны, дип тагын бер серне ачты оста. Фаршына килгәндә, сыер ите майлырак булган саен  пилмән тәмлерәк килә. Тавык итенең фаршы бераз корырак. Аңа тәм кертер өчен фаршка бераз гына атланмай салырга киңәш итә оста.  

Катламлы камыр. Күпләребез өчен авыр бирелә торган катламлы чүпрәле камырны эшләүнең дә үз хикмәте бар. Бер пирог өчен ярты литр тулыр-тулмас су, 150 г атланмай, 4 йомырка, 0,5 стаканнан артык шикәр комы, тоз, чүпрә алына. Барысын бергә кушып, уртача катылыкта камыр басарга. “Йомшак итеп ясасаң, катламнары кушылып китәчәк. Камыр кулда ябышмый торган булырга тиеш”, – дип ачыклык кертә Алсу апа. 20 минут бүлмә температурасында тотканнан соң, камырны җәеп, атланмай белән майларга, аннан конверт кебек төрергә. Ярты сәгатькә суыткычка куярга. Катламлы камыр килеп чыксын өчен, ким дигәндә өч тапкыр җәеп, майлап, төрергә кирәк. Соңыннан кабартып, төрле пироглар ясарга була. 

Майонез. Алсу апа майонезны да үзе ясый. Моның өчен суыткычта торган алты йомырка сарысын савытка салып, миксер белән яхшылап болгатырга. Ул ап-ак төскә керә башлагач, болгатуны дәвам итеп, бер литр үсемлек маен аз-азлап кушып бетерергә. Куе масса килеп чыгарга тиеш. Шуңа тәменә карап бераз аш серкәсе, тоз, шикәр комы, гәрчич салырга. Әчкелтем яратучыларга лимон согы өстәргә дә була. 

Бәлеш, өчпочмак камыры. Әлеге камыр өчен 120 мл су, тоз, 1 йомырка, 70-80 мл тирәсе үсемлек мае, он. Барысын бергә кушып, артык каты булмаган камыр басарга. Кетердәп тора торган камыр килеп чыгачак. (Бертуган Зәкия апасының камыры.) 

Алсу ападан киңәшләр
*Ризык тәмле булсын өчен бөтен җаныңны биреп эшләргә, кефирны да, йомырканы да алдан бүлмә температурасына алып куярга кирәк. 
*Карлыган белән алманы бергә кушып бик тәмле пирог эшләргә була. Бөтен эчлеккә дә бераз гына он салырга, он эчлекне “тотып” торачак. 
*Песочный камырларны һәрвакыт кайнар духовкага куярга, духовка җылымса булса камыр җәелеп китәчәк, кайнар духовкага куйганда шунда ук пешә башлый. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading