16+

Өч яшьлек баланы эзлиләр

Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча тикшерү бүлеге өч яшьлек хәбәрсез югалган Сергей Шмагинны эзли.

Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча тикшерү бүлеге өч яшьлек хәбәрсез югалган Сергей Шмагинны эзли.

2014 елның 21 июнендә Василий Лысюк үзенең кечкенә улы Сергейны алып, баланың әнисенә хәбәр итмичә генә, Магадан шәһәренең "Сокол" аэропортыннан Мәскәүнең "Домодедово" аэропортына очып килә. Шул вакыттан бирле баланың кайда икәнлеге һәм исәнлеге турында хәбәр юк.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. 1972 елның 23 июнендә Магадан өлкәсенең Ольск районы Армань бистәсендә туган Лысюк Василий Павлович белән 2012 елның 10 мартында Магадан өлкәсенең Хасынск районы Хасын бистәсендә туган Шмагин Сергей Васильевич эзләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading