16+

Чал тарихка сәяхәт кыласың килсә, «Бөек Болгар» фестиваленә кил!

10 һәм 11 августта Болгар җирлегендә алтынчы тапкыр халыкара «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале үткәрелә.

Чал тарихка сәяхәт кыласың килсә, «Бөек Болгар» фестиваленә кил!

10 һәм 11 августта Болгар җирлегендә алтынчы тапкыр халыкара «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале үткәрелә.

Әлеге фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар һәм тамаша кылырга килүчеләр саны артканнан арта. 2014 елда Россиянең 12 төбәгеннән 14 мең тамашачы килгән булса, узган ел аларның саны 40 меңнән артык булган. Быел исә аларның саны тагын да артыр дип фаразлый оештыручылар.

«Бөек Болгар» фестивале Россиядә уздырыла торган топ-5 вакыйга исемлегенә кергән. Бу хакта Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узганда узган матбугат конференциясендә әйтте.

– Әгәр дә сез Алтын Урда чорын күрергә теләсәгез, моннан да уңышлырак вакытны тапмаячаксыз. Фестивальгә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган осталар киләчәк, - диде «Үткәннәргә сәяхәт» ҖЧҖ башкарма директоры Алексей Кокурин. 14-15 гасыр мохитен чынлап торып тоярга һәм гаилә белән рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләр өчен ул көннәрдә барлык мөмкинлекләр дә булачак.


Башланган елларда фестивальгә керү бушлай булган, хәзер символик рәвештәге керү билеты белән ике көн дәвамында тамаша кылырга була. 10-11 көннәрендә палатка һәм кунакханәдәге урыннар сатылып бетү сәбәпле, килгән кунакларга үзләре белән палаткалар алып киләргә кирәк булачак, андыйлар өчен махсус мәйданчыклар бүлеп куелган.

Татарстанның Мәдәният министры урыбасары Дамир  Натфуллин әйтүенчә, фестивальнең бюджеты  быел 9,8 миллион тәшкил итә, катнашучылар өчен приз фонды бүлеп бирелгән, махсус бүләкләр әзерләнгән. Катнашучылар арасында быел хәтта Европа илләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган.
Болгар җирлегендәге барлык музейлар да бу көннәрдә эшләячәк.  

Чынлап торып тарихи мохит сулышын тоярга, чын баһадирлар көрәшен күрергә, ял итәргә теләүчеләр өчен фестиваль көннәрендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылачак.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading