16+

Чаллыда этләр котырган

Чаллыда эт тешләгән кызга 4 сәгать буе операция ясаганнар.

Чаллыда эт тешләгән кызга 4 сәгать буе операция ясаганнар.

 "Челнинские известия" ачыклаганча, алдагы көндә, көпә-көндез, балага эт ташланган. Ул ГЭС поселогында автобус тукталышында тора булган, көтмәгәндә, хуҗасының кулыннан ычкынып китеп, эт кыз янына йөгереп килә һәм аңа ташлана. Шаһитлар хайванны бала яныннан көч-хәл белән куып җибәрә һәм тиз арада "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырталар.

Хуҗасы бу вакытта үзенең эте белән бергә каза урыныннан качып өлгергән. КДМЦ балалар хастаханәсендә 11 яшьлек кызга 4 сәгать дәвамында катлаулы операция ясыйлар.
Хәзер кечкенә авыруның хәле канәгатьләнерлек. Хастаханәдә ул бер атна чамасы дәваланыр, дип фаразлана.

Кичә Чаллыда тагын 10 яшьлек бер кызны эт тешләгән, аңа да ашыгыч операция ясалган. Соңрак ачыкланганча, бала уйнап йөргән вакытта, урамда йөргән иярсез эт аны тешләп алган.
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков полиция хезмәткәрләре белән берлектә этләрнең балаларга һөҗүм итү фактлары буенча тикшерү үткәрергә йөкләде, дип хәбәр иткән ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading