16+

Чаллыда кытайлар телевизор ясарга җыена

Чаллы шәһәренең сәнәгать мәйданчыгында Кытайның "Хайер" компаниясе телевизорлар, суыткычлар һәм башка көнкүреш техникасы җитештерә башларга ниятли.

Чаллы шәһәренең сәнәгать мәйданчыгында Кытайның "Хайер" компаниясе телевизорлар, суыткычлар һәм башка көнкүреш техникасы җитештерә башларга ниятли.

Санкт-Петербургта 16-18 июнь көннәрендә халыкара икътисади форум узган иде. Аның эшендә 130 илдән 12 меңнән артык кеше катнашкан. Форум барышында Россия предприятиеләре 1 триллион 24 миллион сумга 332 рәсми килешү төзегән. Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Артем Здунов сөйләгәнчә, форум кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре һәм республиканың туристлык мөмкинлекләре күрсәтелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның "Али Баба" компаниясе, шулай ук Люксембург предприятиеләре вәкилләре белән шәхсән үзе очрашып, сөйләшүләр үткәргән.

- Кытайның "Али Баба" интернет аша сәүдә челтәре бөтен илләрне диярлек колачлый. Шушы челтәр аша Татарстан эшкуарлары җитештерә торган продукцияне дөнья базарына чыгару ниятләнелә, - дип сәүдә "серен" чиште Артем Здунов.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сүзләренә караганда, Татарстан Алтай крае, Ямал-Ненец һәм Ленинград өлкәләре белән хезмәттәшлек килешүләре кабул иткән.

- Люксембург белән икътисади, мәдәни, туристлык багланышлары буенча килешү төзелде. Яшел Үзән шәһәрендәге Горький исемендәге заводка уңыш елмайды, коллектив суднолар төзелешенә заказлар кабул итте, - диде Алмаз Хөсәенов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading