16+

“Чаян” журналы метрода йөрүчеләрнең кәефен күтәрә

1 апрель – Көлке көне уңаеннан Казанның Сукно бистәсе метро станциясендә “Чаян” журналы күргәзмә оештырды. Биредә соңгы 20 елда журнал битләрендә дөнья күргән иң яхшы карикатуралар тәкъдим ителде.

1 апрель – Көлке көне уңаеннан Казанның Сукно бистәсе метро станциясендә “Чаян” журналы күргәзмә оештырды. Биредә соңгы 20 елда журнал битләрендә дөнья күргән иң яхшы карикатуралар тәкъдим ителде.


“Метрода беренче тапкыр мондый күргәзмә оештырыла. Һәм соңгысы булмас дип өметләнәбез. Метро баскычыннан төшкәндә, шуңа игътибар иттем: пассажирлар карикатураларны зур кызыксыну белән карый, фото-видеоларга төшерә. Димәк, бу күргәзмәне оештырып ялгышмаганбыз. Көндәлек тормыш шулкадәр бер төрле һәм күңелсез, ә бу карикатураларда юмор гәүдәләндерелә. Ләкин һәр рәсемдә тирән мәгънә ята”, - диде Метрополитенның Керемнәрне җыю һәм хәрәкәт дирекциясе җитәкчесе Элина Никифорова.

Ни өчен күргәзмә нәкъ менә Сукно бистәсе станциясендә үткәрелә? Элина Никифорова әйтүенчә, әлеге станция якты, ачык, уңайлы. “Монда 28 багана бар, ягъни күп мәгълүмат урнаштырырга мөмкин. Аннан соң бу - пассажирлар агымы зур булган станция. Пассажирларның поезд көтү мизгелләре күңелле узар дип өметләнәбез”, - диде ул.

“Чаян” журналы өчен бу күргәзмә – яңалык, чөнки моңа кадәр күргәзмәләр музейларда, сәүдә үзәкләрендә оештырылган булган. “Метрода йөрүче шәһәрлеләрнең күңелләрен күтәрергә теләдек. Әлеге күргәзмәдә иң танылган рәссамнарның соңгы 20 елда иҗат ителгән хезмәтләре тәкъдим ителә. Кайбер карикатуралар искерсә дә, актуальлеген бүген дә югалтмый”, - ди “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль Халилуллов.

Рафаэль әфәнде станциядә күргәзмә оештыру идеясенә шикләнеп караган булган. “Карикатураларны бозарлар дип курыктым. Әмма халык аңлап кабул итәр дип ышанам. Дөресен генә әйткәндә, без әлеге рәсемнәрне төне буе урнаштырдык”, - ди баш мөхәррир.

“Чаян” журналының карикатуралар күргәзмәсе Сукно бистәсе станциясендә бер атнада дәвам итәчәк.

Фото: © МУП «Метроэлектротранс»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading