Икенче тапкыр әни булган Чәчкә быел беренче тапкыр сәхнәгә чыкты.
“Дүрт ай сәхнәгә чыкканым юк иде. Соңгы тапкыр декабрь аенда җырладым да декретка киттем. 14 апрельдә бик дулкынланып, тамашачыларны сагынып сәхнәгә чыктым”, - ди Чәчкә.
Билгеле булганча, 15 март көнне Чәчкәнең икенче кызы туды. Беренче җимеше Весна исемле, ә яңа туган кызының исемен ул әлегә сер итеп саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар