16+

Чемпионат көннәрендә экологлар тәүлек әйләнәсе эшли

Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәр­ләре чемпионат көннәрендә сулыкларның сый­фатын һәрдаим тикшереп тора. Экология министры Александр Шадриков сүзләренчә, сусаклагычлар һәм судан алынган анализ үрнәкләрен экологлар көн дә күчмә лабораториядә тикшерә.

Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәр­ләре чемпионат көннәрендә сулыкларның сый­фатын һәрдаим тикшереп тора. Экология министры Александр Шадриков сүзләренчә, сусаклагычлар һәм судан алынган анализ үрнәкләрен экологлар көн дә күчмә лабораториядә тикшерә.

Идел һәм Казансу елгаларында ике катер һәм бер судно эшли. Әлеге суднолар уникаль система белән тәэмин ителгән. Алар ярдәмендә чынбарлык вакыт режимында предприятиеләрдән агып чыккан агынтыларның сыйфатын, зарарлы матдәләрнең күләмен тикшереп була. Судан гына түгел, атмосферадан да анализ үрнәкләрен алып торалар. Күчмә лабораторияләрнең берсе «Казан-Арена» стадионы янында эшли. Болардан тыш, туристлык маршрутлары һәм делегацияләр үтә торган территорияләрнең дә чисталыгы күзәтү астында. Чемпионат көннәрендә экологлар тәүлек буе кизү тора. Идел һәм Казансу елгалары экологик нормаларга һәм таләпләргә туры килә, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Министр сүзләренчә, республикада экологиягә зур игътибар бирелә. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов экологларга 18 автомобиль тапшырган. Мәктәпләрдә экологик тәрбия бирүгә дә басым ясала. Башкаланың 3нче гимназиясендә экосыйныф ачылган. «Экояз» конкурсында катнашучыларның саны елдан-ел арта. Санитар ике айлыкта миллионнан артык татарстанлы катнашкан. «Мәктәп экопатруле» хәрәкәте дә актив.Әлеге хәрәкәтне Татарстанның Экология министрлыгы дүрт ел элек оештырган булган. Мәктәп укучылары законсыз чүплекләрне, фотога төшереп, махсус кушымтага кертә. Күптән түгел яшьләр экологик оешмаларның «Экодулкын» форумы узган.

– Болар барысы да үсеп килүче яшь буында табигатькә сакчыл караш булдырырга ярдәм итә. Шунысы сөендерә: республика халкы экологик проблемаларга битараф түгел, – ди министр.
Александр Шадриков хәбәр итүенчә, 1 июльдән «Табигатькә зыяны булмаган автотуризм» дигән яңа проектка старт бирелә. Автоэкспедициядә катнашучылар Татарстаннан Алтай краена кадәр экологик юл узачак. Проект үз эченә торак пунктлар, милли парклар, экофермалар, тыюлыкларны ала. Проект кысаларында сулыкларны чистарту буенча чаралар күреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading