Ир-ат хезмәткә алына һәм аңа корулган автомат бирелә. Хатыны Александра аның янына өй ачкычын алырга дип килә. Алар арасында низаг килеп чыга да хатынын көнләгән Артур бер мизгелдә хатынын атып үтерә. Аннары үзенә кул салырга маташа. Әмма аны хастаханәгә озатып өлгерәләр. Хәзер ул реанимациядә авыр хәлдә.
Александра Чеснокова каза урынында һәлак була. Гаиләнең танышлары сүзләренчә, бу ызгыш аларда беренче генә булмый һәм Александра ире белән аерылышырга җыенган була. Бу аның икенче никахы.
Аларның уртак балалары бар, аңа нибары өч яшь. Александраның беренче никахтан тагын ике баласы бар. Өлкән улын ул 14 яшендә тапкан. Александра Соль-Илецк округында туган. Ә Артур күрше Акбүләк бистәсеннән.
Комментарийлар