16+

“Чиста уеннар”да катнашып бүләк от

20 сентябрьдә башкалада "Чиста уеннар" оештырыла.

20 сентябрьдә башкалада "Чиста уеннар" оештырыла.

Исеменнән аңлашылганча, уенда катнашучылар шәһәрне чистартачак. Моның өчен катнашучыларга бармакчалар, капчыклар таратыла һәм алар әйләнә-тирәдәге чүпне җыярга тиеш була. Тутырылган һәр капчык өчен баллар бирелә. Чүпне төрләргә аерып, капчыкны складка хәтле илтеп урнаштырган кешеләргә исә өстәмә баллар языла. Чарада җиңүчеләргә проект партнерлары тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырыла. Беренче "Чиста уеннар" Җиңү проспекты 18, 30 адресы буенча Дубравная урамында урнашкан яшел зонада, шулай ук Щербаково бистәсендә Кече Зәңгәр күл тирәсендәге яшел зонада үтә. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала, катнашучыларның җыелу вакыты - 9:30. Проект турында тулырак мәгълүмат "Вконтакте" социаль челтәрендәге #Сделаем в Республике Татарстан төркемендә (https://vk.com/sdelaem_rt.).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading