16+

Чистай районында юл-транспорт һәлакате булган: зыян күргән биш кешенең берсе вафат

Кичә, 22 сәгать 30 минутта, Казан - Оренбург автомобиль юлының 113 чакрымында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Кичә, 22 сәгать 30 минутта, Казан - Оренбург автомобиль юлының 113 чакрымында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Оренбург ягыннан Казанга таба хәрәкәт иткән Toyota Corolla автомобиле йөртүчесе имин тизлек сайлап алмаган һәм юлдан чыгып баручы кабан дуңгызына килеп бәрелгән. Шуннан соң Toyota Corolla автомобиле каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга килеп чыккан, монда Nissan Note автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Nissan Note автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.
Toyota Corolla автомашинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән Чистай үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегенә озатыла. Аның өч пассажиры да хастаханәгә китерелгән, аларның икесе балигъ булмаган бала, алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading