16+

Чистайда яшәүче хатын-кыз COVID-19ка каршы прививка кадаткан өчен 100 мең сум акча откан

Вера Байдарова май аенда вакцина кадаткан.

Вера Байдарова май аенда вакцина кадаткан.

Бу сертификат отышлы булган да инде.
14 октябрьдә коронавирустан прививка ясаткан россиялеләр арасында акчалата призлар уйнатуның икенче туры булган.
Чистайда яшәүче кыз - 100 мең сум акча отучылар арасында. Вера Байдарова Чистай үзәк район хастаханәсенең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның гомуми эш стажы 10 ел тәшкил итә.
- Башта сертификатымның отышлылар рәтенә керүенә ышанмадым. Әйтәсе дә юк, әлегә кадәр ышанмыйм, бу хакта кичә кич кенә белдем. Беренче чиратта мине үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәис Роберт улы котлады. Һәм хәзер телефон аша хезмәттәшләрем, дусларым һәм якыннарым тәбрикләде, - дип хисләре белән уртаклаша Вера. Коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ул 13 майда кадаткан. Икенче компонентны аңа 21 көннән соң кадаганнар. Бу сертификат отышлы булган да инде.

чыганак: http://chistopol-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading