16+

Чит ил студентлары сәхнә тотты

Казанда «Татарстан Республикасының чит ил студенты көне» III Республика вузара студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте.

Казанда «Татарстан Республикасының чит ил студенты көне» III Республика вузара студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте.

Әлеге фестиваль «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Быел оештыру комитетына, фестивальдә катнашырга теләк белдереп, 13 уку йортыннан 50дән артык гариза кергән.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

- Республикада тугыз меңгә якын чит ил студенты белем ала һәм аларның күбесе Россиядә уку урынын сайлаган вакытта Казан белән Татарстанны атый. Бу очраклы да түгел, чөнки безнең республика тынычлык һәм дуслык территориясе, биредә ныклы белем алырга, шулай ук студентлык елларын күңелле итеп үткәрергә була, - диде Римма Ратникова.
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та, Татарстан җир шарының төрле нокталарыннан килгән студентларны кабул итәргә әзер, дип белдерде.
Гала-концертта җиңүчеләрне сигез номинациядә (эстрада һәм халык вокалы, инструменталь башкару, нәфис сүз, халык һәм заманча хореография һ.б) билгеләделәр.
Фестивальнең Гран-приена Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студенты Лиана Аракелян (Әрмәнстан) лаек булды. Тамашачылар мәхәббәте призын Динара Солтан (Казахстан) алды. Онлайн-тавыш бирүдә Татарстанның 23,5 меңнән артык студенты катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading