16+

Чит илдән кайттыңмы, анализ тапшыр!

Чит илләрдән кайткан Татарстан кешеләре, яшәү урыннары буенча поликлиникаларга мөрәҗәгать итеп, коронавируска анализ тапшыра ала.

Чит илдән кайттыңмы, анализ тапшыр!

Чит илләрдән кайткан Татарстан кешеләре, яшәү урыннары буенча поликлиникаларга мөрәҗәгать итеп, коронавируска анализ тапшыра ала.

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы хәбәр итә.

Республиканың Сәламәтлек министрлыгы белдергәнчә, коронавирус инфекциясе ачыкланган чит илләрдә булып кайтучылар, яшәү урыннары буенча амбулатор-поликлиник оешмаларга мөрәҗәгать итеп, анализлар тапшыру мөмкинлегенә ия.

Әгәр дә бер тәүлек эчендә анализ нәтиҗәләрен алмасагыз, сез сәламәт, коронавирус белән авырмыйсыз дигән сүз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading