16+

Читтә дә, өйдә дә «тавыш бирә» алабыз

Россиядә быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Читтә дә, өйдә дә «тавыш бирә» алабыз

Россиядә быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Гражданнарның күпчелеге, әлбәттә, яшәү урыннарындагы сайлау участокларында тавыш бирә. Ләкин тормышта төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Россия Үзәк сайлау комиссиясе шундый очракларга аңлатмалар бирә.
Россия Федерациясенең 18 яшь тулган һәр гражданы сайлауларда тавыш бирүдә катнаша ала, бу аның хокукы. Бер урында теркәлгән, әмма икенче урында яшәүчеләргә, шулай ук командировкадагы, чит илдә ялдагы яки сәяхәттәге кешеләргә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Кайсы төбәктә булсаң, шундагы сайлаучылар исемлегенә язылу өчен гариза бирергә кирәк. Гаризаны кулдан язып та, онлайн тәртиптә дә башкарып була. Сайлауларга 45 көн алдан гаризалар кабул ителә башлый, ә биш көн калганда тәмамлана.
Шушы вакытка өлгермәгән кешеләр исә, теге яки бу сайлау участогына шәхсән килеп, махсус гариза яза.

Онлайн тәртиптә гаризаны «Госуслуги» порталы аша җибәрәсең яки тавыш бирү көннәрендә кайда булсаң, шундагы территориаль сайлау комиссиясенә, теләсә кайсы сайлау участогына, күпфункцияле үзәккә (МФЦ) тапшырасың.

Башка төбәкләрдә командировкадагы яки сәфәрдәге кеше үзенә кулай сайлау участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясенең cikrf.ru сайтында «Үз сайлау участогыңны тап» («Найди свой избирательный участок») махсус сервисы ярдәмендә таба ала. Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны: 8 (800) 707-20-18.
Командировкада яки сәфәрдә вакытында шундагы сайлау комиссиясенә гариза язган кеше, даими яшәү урынына кайтып өлгерсә, даими яшәү урынында тавыш бирә. Ләкин башта участок сайлау комиссиясе аның инде тавыш биргәнме, әллә юкмы икәнлеген ачыклый.
Чит илдәге кеше Россия илчелегендә оештырылган сайлау участогында тавыш бирә. Авыру һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр сайлау участогына бара алмаулары турында участок сайлау комиссиясенә язмача яки телефоннан шалтыратып әйтергә тиешләр. Сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә-фатирларына үзләре килә.

Әгәр кеше паспортын алмаштырырга тапшырган булса, шәхесне раслый торган вакытлы документын күрсәтә. Яшәү урыны буенча теркәлергә өлгермәгәннәр дә, участок сайлау комиссиясенә гариза язып, тавыш бирә ала.

Сайлауларда бер үк кеше берничә мәртәбә тавыш бирсә, ул, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 2нче бүлегенең 5.22нче маддәсе нигезендә, 30 мең сум штрафка тартыла. Сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетеньнәрне законсыз бирүне һәм кабул итеп алуны оештырса, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 142.2нче маддәсе нигезендә, биш елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading