16+

Читтән кайткан татарстанлыларда коронавирус ачыкланмаган

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 2 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 2 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Эпидемия башланганнан бирле, ягъни 15 марттан республикада коронавирус йоктыруның 6618 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 46 кеше дәваланган. Бу хакта жрналистлар белән узган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Халыкара аэропортларда санитар-карантин күзәтүе дәвам итә. Узган тәүлектә барлыгы 59 рейс һәм 6276 кеше тикшерү аша узды. Вирус йоктыручылар ачыкланмады”, - диде Любовь Авдонина. 

Аның сөйләвенчә, Төркиядән кайткан 501 пассажирның 492се тест тапшырган. “Калганнар тәүләүле медицина үзәгенә язылган. Кечкенә балалары булган кешеләр икенче көнне килеп анализ тапшырачагын әйтте. Безнең тәҗрибәдә андый очраклар да бар”, - диде Авдонина. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading