16+

Чулпаныбыз әни булды

Кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан һәркем Чулпанны сорый. Бу - аның тыйнаклыгына, сабырлыгына, эшенә карата булган таләпчәнлегенә зур бәя.

Кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан һәркем Чулпанны сорый. Бу - аның тыйнаклыгына, сабырлыгына, эшенә карата булган таләпчәнлегенә зур бәя.

Әллә ни арада гына бөтен кеше өчен үз булып өлгерде шул ул.
Узган ел Чулпан, үз бәхетен табып, кияүгә чыккан иде. Аның өчен шатланып, редакциягә килеп тә, шалтыратып та котлаучылар бихисап булды. Инде менә газета укучыларыбызга тагын бер куанычлы хәбәрне җиткерәбез. Чулпан белән Азатның кызлары туды. Нәни кызга Сәйдә дип исем куштылар. Чулпан белән Азатны һәм аларның әти-әниләрен чын күңелебездән котлыйбыз. Сәйдә һәркемне куандырып, бәхетле, тәүфыйклы, игелекле бала булып үссен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading