16+

Чувашиядә коточкыч юл һәлакәтендә 12 кешенең гомере өзелгән

Чувашиядә фура һәм микроавтобус бәрелешеп, 12 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә РБК җирле Гадәттән тыш хәлләр министлыгы мәгълүматларына сылтама белән.

Һәлакәт "Волга" М7 трассасында булган. Җиде ашыгыч ярдәм һәм ике реанимобиль тиз арада ярдәм күрсәтергә килеп җиткән.

Һәлакәт авыр йөк машинасы гаебе белән килеп чыккан дип фаразлана, чөнки ул тиешсез урында каршы як полосага күчкән булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фото : группа Сheb.media в Facebook

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading