16+

Чыршы ботагыннан көймә тегәләр

7-8 август көнне Зөядә “Халык көймәсе” Идел буе халыкларының традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчеләр фестивале узачак. 

7-8 август көнне Зөядә “Халык көймәсе” Идел буе халыкларының традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчеләр фестивале узачак. 

“Фестивальдә 35ләп һөнәрче катнашыр дип көтелә. Алар үзләре төзегән, үз куллары белән ясаган көймәләрне тәкъдим итәчәк. Бу - агач көймәләр генә түгел, моторлы көймәләр, яхталар. Һөнәрчеләр Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән киләчәк”, - диде “Зәй утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.

Быел фестиваль Татарстан Президенты тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә үткәрелә, шуңа күрә чараны зур масштабта оештырырга җыеналар. Фестивальгә килүчеләр өчен халык театры, традицион җыр-бию, уеннар, балалар өчен мәйданчыклар һәм СССР заманындагы көймәләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, остаханаләр эшләячәк. Әйтик, элек көймәләрне кадаклар ярдәмендә ясамаганнар, ә чыршы ботагыннан теккәннәр. Әлеге фестивальдә көймә тегү һөнәренә өйрәнеп булачак. Гомумән, фестивальдә катнашучы һөнәрчеләр белән аралашу мөмкинлеге бирелә.

Шуны да әйтергә кирәк, фестивальгә махсус Петрозаводскидан музыкаль көймә китереләчәк. Кыллар белән җиһазландырылган бу көймә музыкаль инструмент рәвешендә яңгыраячак.

Чарада Саратовның “Собор”, Ульяновскиның “Симбирск”, Түбән Новгородның “Птица Жар”, Пермьнең “ТриголОс”, Казанның “Верес”, “Нелюбо – не слушай”, “Духов день” фольклор ансамбльләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук “Абстрактор”, “Страннiки” төркемнәре дә киләчәк.

Идел буенда яшәүче халыкларның төп ризыгы ул, әлбәттә, балык. Бренд-шеф, танылган алып баручы Максим Сырников балыктан пешерелгән ризыклар белән сыйлаячак, мастер-класс үткәрәчәк.

2019 елдан бирле үткәрелүче “Халык көймәсе” фестиваленең максаты – Идел яр буенда яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.

“Халык көймәсе” фестиваленә барырга теләүчеләр өчен 7-8 август көннәрендә ЦУМ яныннан иртәнге сәгать тугызда автобуслар булачак. Бару-кайту бәясе – 600 сум. Билетларга алдан заказ бирү сорала. Тулырак мәгълүмат starayavolga.com сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading