16+

Чит илдән 7 миллион сумлык хатын-кыз чәче алып кайтмакчы булган

22 января 2025, 12:40
1317
0
0
Уку өчен 2 минут

Домодедово аэропортында Дубайдан очып килүче пассажир чемоданыннан таможня тикшерүе барышында 7 миллион сумлык 50 килограмм хатын-кыз чәче алынган.

Домодедово аэропортында Дубайдан очып килүче пассажир чемоданыннан таможня тикшерүе барышында 7 миллион сумлык 50 килограмм хатын-кыз чәче алынган.

300 үрем чәч төрле төстә. Хуҗасы исә үз малын эш кәсебе өчен алып кайтуын дәлилләргә тырышса да, имеш, ул чәчтараш-стилист булып эшли, аңа бу материал париклар ясау өчен кирәк икән, суд чыгарган да аның файдасына тәмамланмаган – 3,3 миллион сум штраф салынган. Нәрсә алып кайтасыңны да белү кирәк шул чит җирдән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading