16+

COVID-19 таралуның сәбәбе билгеле

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары COVID-19 таралу чыганагы дип Кытайда кыргый хайваннар белән сәүдә итүне күрсәтә. Бу хакта Блумберг агентлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары COVID-19 таралу чыганагы дип Кытайда кыргый хайваннар белән сәүдә итүне күрсәтә. Бу хакта Блумберг агентлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертларының халыкара төркеме 14 гыйнвардан бер айга якын Кытайда булган һәм Кытай белгечләре белән бергә тикшеренүләр алып барган.

Экспертлар сүзләренчә, коронавирус килеп чыгуның иң ихтимал сәбәбе — Уханьдагы «Хуанань» диңгез продуктлары базарында кыргый хайваннар белән сәүдә итү, дип язылган хәбәрдә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading