16+

Данис Зарипов 1200нче матчын уздыра

Моңа кадәр ил чемпионатында әлеге чиккә җиткән хоккейчы юк иде әле.

Моңа кадәр ил чемпионатында әлеге чиккә җиткән хоккейчы юк иде әле.

Бүген, 30 сентябрьдә, “Нефтехимик” белән уен “Ак Барс” командасы капитаны Данис Зарипов өчен Россия чемпионатында 1200нче матч булды.

Моңа кадәр ил чемпионатында әлеге чиккә җиткән хоккейчы юк иде әле. Исегездә булса, узган сезонда Данис чемпионаттагы уеннар саны буенча Алексей Калюжныйны узып, беренче урынга чыккан иде.1199 уенда Зарипов 919 очков (410+509) җыйды.

Әле ике көн элек кенә Данис Зарипов КХЛда Казан командасы өчен җыйган очколар саны буенча беренче урынга чыккан иде. 28 сентябрьдә “Куньлунь” белән уенда Данис гол да кертте, нәтиҗәле пас та бирде. Шулай итеп аның КХЛда “Ак Барс” өчен китергән очколары 326 (147+179) булды. Элеккеге капитан – Алексей Морозов исәбендә 325 очко бар иде.

Казан бозында “Ак Барс” - “Нефтехимик” уены дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading