16+

Давылда үлгән хатын гаиләсенә 100 мең биреләчәк

Кичә гарасат вакытында Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында 56 яшьлек хатын-кызның үлеме турында язган идек. Көчле давыллы яңгыр вакытында түбәләр ишерелеп, пыяла астында калып укытучы хатын вафат булган. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк, диде.

Вафат булган укытучы Рәмзия Матвееваның гаиләсенә 100 мең сум акча түләнәчәк. Сәламәтлегенә зыян килгән, хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы авылның икенче бер кешесенә 30 мең сум ярдәм каралган. Йорты, каралты-курасы зыян күргән авыл кешеләренә җимерелү дәрәҗәсенә карап, 5 меңнән алып 30 мең сумга кадәр акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading