16+

Давыл нәтиҗәсендә 9 кеше үлгән, 47 кеше җәрәхәтләр алган

Татарстан Республикасында давылдан барлыгы 27 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала һәлак булган.

Татарстан Республикасында давылдан барлыгы 27 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала һәлак булган.

Хәле уртача дип бәяләнгән 2 кеше хастаханәгә озатылган. 24 пациент хастаханәләргә үзләре амбулатор рәвештә мөрәҗәгать иткән.

Марий Эльда, Яльчик күле янында, давылдан зыян күргән татарстанлыларга килгәндә, барлыгы 29 кеше, шул исәптән 4 бала җәрәхәтләнгән. 8 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган.

31 июль көнне иртәнге сәгать 11гә Татарстан клиникаларында 7 кеше, шул исәптән 1 бала кала. 3 кеше – авыр, 4се – уртача хәлдә. Бер пациентны өйгә чыгарганнар.

Шулай ук 29 һәм 30 июльдә Яльчик күлендә алган җәрәхәтләр белән 14 казанлы амбулаториягә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән.

Давылдан барлыгы 56 татарстанлы зыян күргән, шул исәптән 9 кеше һәлак булган. Белгечләр таләп ителгән медицина ярдәмен күрсәтәләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading