16+

Депутат җәяүлене бәрдереп үтергән

Кырымда “Бердәм Россия” депутаты BMW машинасы белән 73 яшьлек пенсионер ханымны бәрдереп үтергән.

Кырымда “Бердәм Россия” депутаты BMW машинасы белән 73 яшьлек пенсионер ханымны бәрдереп үтергән.

Әлеге хәл 14 февраль кичендә булган. Ханымны юлда аңсыз хәлдә тапканнар. Тик ул аңына килеп, үзен машина бәрдерүен әйтә алган. Соңыннан пенсионер хастаханәдә җан биргән.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене видеокамера ярдәмендә эзләп тапкан. Депутат авария эзләрен бетерү максаты белән машинасын юган. Башта ул үз гаебен таныган, ләкин аннары әйткән сүзләреннән баш тарткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading