16+

Балалары мәктәптә белем алучы гаиләләр өчен яңалык

Үзгәрешләргә караганда, уллыкка алынган балалар туган абыйлары һәм апалары белем алган уку йортына керү өчен өстенлекле хокукка ия булачак.

Үзгәрешләргә караганда, уллыкка алынган балалар туган абыйлары һәм апалары белем алган уку йортына керү өчен өстенлекле хокукка ия булачак.

"Баланы дәүләт яки муниципаль балалар бакчасына һәм мәктәпкә урнаштырганда, әгәр анда аның абыйсы яки апасы белем алса, аңа өстенлекле кабул ителү хокукы бирелә. Бу,  кануннарда билгеләнгән очраклардан тыш, кабул итү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла торган очраклардан тыш, шулай ук уллыкка алынган, опекада яки попечительлектә булган, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга да кагыла", - дип аңлатты депутат Рима Мөхәммәтшина.

Татарстан Гаилә кодексының 45 маддәсенә һәм мәгариф турында республика канунының 14 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында канун проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading