16+

Дилә Нигъмәтуллина: "Бөтен пабликларда агач астында калган палаткалар - безнеке"

Җырчы гаиләсе белән Яльчик күленә ял итәргә барган булган.

Җырчы гаиләсе белән Яльчик күленә ял итәргә барган булган.

"28 июль көнне бик эссе иде. Туганнарыбыз безне Яльчик күленә кунача чакырды. Без озак уйлап тормыйча тиз генә җыенып киттек. 
Икенче көнгә мин Киров өлкәсенә чыгыш ясарга киттем. Минекеләр кичкә кадәр калды. Бәла булыр дигән уй килмәде дә. 
Кичкә көчле яңгыр тотынды, җил чыкты. Аннан барысы да кинәт кенә тынды һәм давыл башланды. 
Агачларны тамыры белән кубарып, аударды, барысы да томан эчендә кебек булды.  Безнекеләр бу хәлләрнең үзәгендә иде. 
Барлык пабликларда, хәтта "Беренче канал"дагы агач астында калган палаткалар- безнекеләр. 
Сәфинә белән Илсур калын нарат артына качып  исән калган. Калганнар палаткадан вакытында чыгып өлгергән һәм урманнан качкан. Алар чапканда агачлар артларыннан ава барган. Куркыныч фильмнардагы төсле! Бу Сәфинә сүзләре. Ул мескенем наратны кочаклаган килеш зур агачларның ауганын курку белән күзәткән. 
Кызым куркудан шул кадәр кычкырган һәм елаган ки, хәтта тавышы да беткән. Без очрашканда, балалар усак яфраклары кебек калтырый иде. Алар бик курыккан! Аллага шөкер, барысы да исән-сау! Бу көнне без мәңге онытмаячакбыз!",- ди җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading