16+

Дилә Нигъмәтуллина күченергә җыена

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль.

“Без бу фатирдан күченергә җыенабыз. Сәфинәне дә яңа мәктәпкә күчерергә кирәк. Шушы темага сөйләшә башлыйбыз да, Сәфинәнең күңеле төшә. Дусларын, мәктәбен калдырып китәргә теләми”, - ди Дилә. Аның әйтүе буенча, алар инде мәктәпне сайлаган, хәзер шул тирәдән фатир эзлиләр икән.

Бу хакта Диләгә социаль челтәрдә төрле фикерләр язганнар: “Уку беткәнне көтегез, балага авыр була. Үземнең баштан кичердем”, “Күченмәгез, ничек булса да йөртегез, тырышыгыз, ул бик зур стресс балага” һ.б. Ә берәү: “Үзең турында гына уйлама, балаңа стресс. Эшең юк, йөртерсез балагызны гына. Кыланышып утырасың юк проблемадан проблема ясап”, - дип язган. 

“Кәмит кешеләр бар инде”, - дип җавап язган аңа Дилә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading