16+

Дәүләт Думасы һәлак булган янгын сүндерүчеләр һәм ҖҮС хезмәткәрләренең гаиләләренә компенсация кертә

Мондый түләү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына түләнүче акчалата компенсация белән тиңдәш буларак  тәкъдим ителә.

Мондый түләү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына түләнүче акчалата компенсация белән тиңдәш буларак  тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне беренче укылышта үз бурычларын үтәгәндә яраланган, яисә һәлак булган җинаять-җәза үтәтү һәм мәҗбүри башкару системасы органнары (УИС), шулай ук таможня һәм федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре гаиләләренә айлык компенсация турында хөкүмәти закон проектын кабул итте.

"Закон проектында РФ җинаять-үтәтү системасы учреждениеләре һәм органнарының, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең, РФ таможня органнарының һәм РФ мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләре хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә сәламәтлекләренә зыян килсә, яисә вафат булсалар аларның гаилә әгъзаларына һәм ата-аналарына ай саен компенсация түләү каралган", - диелә аңлатма язуында. Мондый түләү хезмәт башкарганда алынган җәрәхәтләр аркасында һәлак булган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына булган акчалата компенсация белән тиңдәш рәвештә тәкъдим ителә.
Әгәр документ кабул ителсә, ул 2021 елның июленнән үз көченә керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading