16+

Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кальян тартуны тыярга җыена

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кальянны һәм электрон тәмәкене җәмәгать урыннарында тартуны тыю турындагы тәкъдим белән чыгарга җыена.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кальянны һәм электрон тәмәкене җәмәгать урыннарында тартуны тыю турындагы тәкъдим белән чыгарга җыена.

Идея авторы кальян тартуда яшь чикләүләре кертергә һәм аларны тарту өчен аерым урын булдырырга кирәклеге турында да әйтә. Бариев фикеренчә, уку йортлары, спорт корылмалары, парклар һәм ял урыннары аларны тарту өчен кулай урын түгел. Аның өстенә әле ул кальянның сәламәтлек өчен зыянлы булуын раслап, тикшерү үткәрергә кирәк дип тә саный. "Белүемчә, кальянны капларга тутырмыйлар - анда тирестән башлап, теләсә нәрсә тутырырга мөмкиннәр", - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading