16+

"Дәүләткә бер тиен дә бирмичә, миллионнар эшләп алалар" Тикшерү комитеты башлыгы блогерларга яный

Бастрыкин салым түләмәгән блогерларның күп миллионлы хезмәт хакын башка сыймаслык хәл дип атады.

Бастрыкин салым түләмәгән блогерларның күп миллионлы хезмәт хакын башка сыймаслык хәл дип атады.

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин популяр блогерларның салым түләмәвен җинаять дип атады. Моны булдырмас өчен, алар кануннны үтәргә тиеш. Хәзер Россиядә инфлюенсерларга карата берничә зур эш тикшерелә. Тикшерү версиясе буенча, алар шактый зур суммада салым түләмәгән. 
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин фикеренчә, популяр блогерлар илнең башка гражданнары белән беррәттән кануннарны үтәргә тиеш. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюсында белдерде.

"Блогерларга карата җинаять эшләре сериясен ниндидер яңалык дип кабул итәргә кирәкми. Алар башка бизнес вәкилләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормый. Барысы да гади кагыйдәләр, бары тик аларны төгәл үтисе генә кала», — дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта башка блогерлар да салым түләмәү турында дәгъвалар белән очрашырга мөмкин. Алар хезмәттәшләренең мисалларыннан сабак алырга тиеш, дип белдерде Бастрыкин.

"Кайберәүләр Россиядә миллионнар эшләп ала, шул ук вакытта дәүләткә бер тиен дә түләми. Бүгенге вазгыятьтә бу акылга сыймаслык хәл", — дип ассызыклады Александр Бастрыкин.

Аның сүзләренчә, икътисади җинаятьләр-Россиянең иң җитди проблемасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading