16+

Дөнья икътисады – мәгариф кулында

28 февраль-1 март көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр комплексында «Россиядә мәгариф» EDU Russia форумы узды. Биредә ил җитәкчеләре «Мәгариф аша – глобаль көндәшлеккә» темасына фикер алышты.

28 февраль-1 март көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр комплексында «Россиядә мәгариф» EDU Russia форумы узды. Биредә ил җитәкчеләре «Мәгариф аша – глобаль көндәшлеккә» темасына фикер алышты.

Әлеге форум инде икенче тапкыр Казанда үткәрелә. Россия Мәгариф Академиясе президенты Юрий Зинченко, сүзләренчә, бу очраклы түгел. Ул Казанны ике телле белем бирүче уникаль үзәк дип атады.
Пленар утырышта катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул республикадагы белем бирү үзенчәлекләре турында сөйләде.
– 2030 елга кадәр кабул ителгән Татарстанның Социаль-икътисади үсеш стратегиясенең бер бүлеге мәгариф өлкәсенә багышланган. Без инде берничә ел элек, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, уку йортлары белән сәнәгать өлкәсен якынайттык. Балалар белән мәктәптән үк һөнәри юнәлеш буенча эш алып барыла. Робототехникага күп итеп акча бүлеп бирдек. Хәзер балалар, төп дәресләреннән тыш, роботлар төзү белән шөгыльләнә. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар – XI сыйныф укучыларының 50 проценты һөнәри белем алуны сайлый башлады. Монда WorldSkills чемпионатының да өлеше зур. «Казанда тагын дөнья чемпионаты уза инде!» – диләр миңа. Мин исә, монысы тагын да мөһимрәк, дип җавап бирәм. Башка илләрнең нинди техника, нинди технологияләр белән эшләгәнен күрү мөмкинлеге бу. Татарстан кораблар, самолетлар, вертолетлар, автомобильләр төзи, без нефть табу һәм эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Дөнья базарында төшеп калмас, җитештерү күләмен үстерү өчен, бездә бар яктан да әзерлекле белгечләр кирәк. Шуның өчен тырышабыз, – диде Дәүләт Советы рәисе.
 
Форумда Фәрит Мөхәммәтшин укытучы кадрлар әзерләү кебек мөһим мәсьәләне дә күтәреде.
– Укучыларга белем бирүче укытучыларны ничек әзерлибез соң без? Замана куйган яңа таләпләр кадрлар әзерләүдә дә үзгәрешләр сорый. Күп очракта укытучылар һәм ата-аналарның омтылышы балага яхшы БДИ тапшыртуга гына кайтып кала. Ләкин без бит төрле яктан да белемле шәхес үстерергә тиеш. Дөнья тәҗрибәсен өйрәнү яхшы, әлбәттә. Тик элек Россия, СССРдагы белем бирү системасы иң яхшысы саналган. Аны да онытырга ярамый, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул республикада полилингваль – берничә телдә белем бирүгә зур игътибар бирелүенә дә басым ясады.
– Ата-аналар Минтимер Шәймиевнең өч телдә белем бирүче яңа ачылачак мәктәбе турында кызыксына башладылар инде. Шунысы мөһим – бездә татар балалары, башка рус төбәкләре белән чагыштырганда, рус теле һәм рус әдәбиятыннан БДИны яхшырак та тапшыра әле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Юрий Зинченко ил үсеше өчен белем бирүнең әһәмиятле булуына басым ясады.
– Хәзер икътисади форумнарда да мәгариф темасына сөйләшәләр. Бөтенесе дә мәгарифнең техник һәм икътисади үсешкә китерүен аңлады. Элек җитәкчеләр мәгариф тармагына бары тик чыгым буларак кына карый иде. Хәзер аның никадәр табыш китерүен аңладылар. Ләкин мәгариф өлкәсенең проблемалары җитәрлек әле. Без балага төрле яклап белем бирергә тиеш, шул ук вакытта аны тәҗрибәләр куя торган җанварга да әйләндермәскә тиеш, – ди Юрий Зинченко.
Россия Федерациясенең мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина сүзләренчә, хәзер кешеләр үзләре дә белем алуның никадәр кирәкле булуын аңлый башлаган.

– 2009 елда 50 процент кеше генә тормышта математика кирәк булачагына ышанган, быел исә шул ук сорауга 70 процент кеше уңай җавап биргән. Ун ел элек 48 процент кеше генә рус телен белү мөһим дигән, быел бу сан 64 процентка җиткән. Тарих белән дә шул ук хәл. Ун ел элек аның тормышта кирәк булачагына 24 процент кеше генә ышанган, хәзер 38 процентка җиткән, – ди министр урынбасары.
Ирина Потехина сүзләренчә, бүген технологияләр шулкадәр тиз алга китә, шуңа да баланы алдан нинди дә булса бер һөнәргә әзерләү мәгънәсезлек.

– Иң мөһиме – балага төп, гомуми белем бирү. Тора-бара ул замана таләпләренә туры килгән яңа һөнәрне үзе үзләштерә алачак. Кешеләрнең төп проблемасы – үзгәрә алмау, яңа белем алырга омтылмау. Бүген, мәсәлән, айтишниклар дөнья икътисадын тота, ләкин иртәгә илгә кемнәр кирәк булачагы билгесез. Мин Фәрит Мөхәммәтшинның укытучылар әзерләү турындагы фикере белән дә килешәм. Россия Мәгариф министрлыгы күптән түгел аена ике тапкыр интернет аша ачык дәресләр үткәрә башлады. Беренче дәресне Президентыбыз Владимир Путин үткәргән иде. Инде 15 дәрес булды. Һәр дәресне унар миллион бала карый. Шуннан соң безгә укытучылар: «Сез безне кыен хәлдә калдырдыгыз», – дип әйтә башлады. Дәресләрдән соң балалар аларга төрле сораулар яудыра икән, ә укытучылар ул сорауларның яртысына җавап белми. Мәгариф тармагында төп кеше – укытучы. Бары тик яхшы укытучысы булган укучы гына дәресне яхшы үзләштерә ала, – дигән фикердә Ирина Потехина.

Форумда шулай ук түгәрәк өстәлләр, фикер алышу мәйданнары, укучылар һәм укытучылар өчен осталык дәресләре узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading