16+

Дөньяда иң озын буйлы кешенең язмышы ничек булган?

Узган елда дөньядагы иң озын буйлы кеше Роберт Уодлоуның тууына 100 ел тулды, дип, аның тормышы турында яза «Кызыл таң». 

Дөньяда иң озын буйлы кешенең язмышы ничек булган?

Узган елда дөньядагы иң озын буйлы кеше Роберт Уодлоуның тууына 100 ел тулды, дип, аның тормышы турында яза «Кызыл таң». 

Роберт Уодлоу 1918 елда Американың 20 меңнән артык кеше яшәгән Олтон шәһәрендә дөньяга килә. Ата-аналары да, абый-апалары да – гадәти кешеләр. Малай гипофиз авыруы нәтиҗәсендә дүрт яшендә гаять тиз үсә башлый. Хәзер чирне дарулар ярдәмендә дәвалый алырлар иде, ләкин 100 ел элек нәрсә эшләргә кирәклеген берәү дә белми. Ә малай үсә, 6 яшендә аның буе – 1 метр 70 сантиметр, ә 9 яшендә 1 метр 89 сантиметрга җитә. Ул чакта ук 80 килограмм авырлыкта була һәм малай әтисен күтәрә ала.

Роберт мәктәп тәмамлаганда буе 2 метр 51 сантиметр тәшкил итә. Ул инде билгеле шәхес, аның турында газеталар яза. Күп кенә цирклар аңа тәкъдим ясый. Ул моңа ризалашмый һәм университетка укырга керә. Тик акча кирәк, чөнки Роберт өчен бер пар аяк киеме дә 100 доллар тора. Бер аяк киеме җитештерү компаниясе аңа контракт тәкъдим итә: егет алардан бушлай ботинкалар ала, ә алмашка фабрика продукциясен ярминкәләрдә рекламалый.

Роберт Уодлоуның гомере кыска була. Гәүдә авырлыгы – 200 килограмм, ә буе 2 метр 72 сантиметрдан артып китә. Ул аякларын тоймый диярлек һәм аңа 22 яшендә таякка таянып йөрергә туры килә килә. Робертның ботинкасы аягын кыра һәм инфекция эләктерә Егетнең иммун системасы начар булган, сепсис башлана. 1940 елның 15 июлендә исеме Гиннессның рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң озын кеше вафат була.

Туган шәһәрендә Роберт Уодлоуның музее бар, анда ул буе 2 метр 72 сантиметрлы кеше түгел, ә кызыклы язмышлы шәхес буларак тәкъдим ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading