16+

Дөньяның иң өлкән кешесе көнгә бер бокал шәраб эчә

Үз гомерендә Люсиль Рэндон ике эпидемия кичергән. 1918 елда испан гриппыннан терелгән булса, 2021 елда ковидны җиңгән.

Үз гомерендә Люсиль Рэндон ике эпидемия кичергән. 1918 елда испан гриппыннан терелгән булса, 2021 елда ковидны җиңгән.

Француз хатын-кызы Люсиль Рэндон дөньяның иң өлкән кешесе дип табылган һәм Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Аңа 118 яшь һәм 2 ай. Ул укытучы һәм гувернантка булып эшләгән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында балалар караган. Сугыштан соң 28 ел хастаханәдә ятимнәр һәм өлкән кешеләрне тәрбияләгән. Соңрак монахиня булган.

Үз гомерендә Люсиль Рэндон ике эпидемия кичергән. 1918 елда испан гриппыннан терелгән булса, 2021 елда ковидны җиңгән.

Соңгы 12 елда монахиня картлар йортында яши. Аның озак яшәү серен биредә эшләүчеләр әбинең шоколад яратуында һәм көнгә бер бокал шәраб эчүендә күрә икән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading