16+

Дәрес вакытында мәктәп ишелеп төшкән (ФОТО)

Бүген иртән Иркутски өлкәсенең Куйтун районы Уян авылында дәресләрне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Чөнки дәрес барган вакытта мәктәп бинасының бер өлеше ишелеп төшкән.

Балаларны аннан чыгарып, өйләренә кайтарып җибәргәннәр, дип яза Комсомольская правда.

Мәктәп бинасын төзегәнгә 40 еллап чамасы булган, ул авария хәлендә дип саналмаган, ә менә мәктәп корпусының бер өлешеннән икенчесенә күчә торгна корылма 2009 елда ук авария хәлендә дип саналган булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Балаларның кайда укуларын дәвам итүләре турындагы сорауга, Куйтун районы мэры Андрей Полонин, 15 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбендә урыннар бар, дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading