16+

Дәрвишләр бистәсендә бүген бәйрәм

Бүген Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында төзекләндерелгән мәйдан тантаналы төстә ачыла.

Бүген Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында төзекләндерелгән мәйдан тантаналы төстә ачыла.

Реконструкцияләнгән фонтан - яңартылган территориядәге төп үзгәрешләрнең берсе. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы төзекләндерү эшләре бу елның җәендә старт алды. Биредә сукмаклар тәртипкә китерелгән. Моннан кала, мәйданда төрле кече архитектура формалары урнаштырылган: урам җиһазлары - диван, эскәмия үзенә җәлеп итеп тора, 30 чүп савыты, чуен баганалары һәм юл билгеләре куелган. Яңартылган мәйдан территориясендә шулай ук яшелләндерү, урамнарны яктырту мәсьәләләре дә хәл ителгән.
Мәйданны ачу тантанасында Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортының сәнгать үзешчәннәре коллективлары һәм Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов та катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading