«Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Татарское трио халяль» имидж стикеры белән сатуга дуңгыз ите продукциясен чыгарган. Әлеге инциденттан соң «Хәләл» комитеты «Челны-мясо» җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатырга, шулай ук предприятиегә бирелгән хәләл сертификатын гамәлдән чыгарып торырга кушкан.
Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Марат Низамов «ШК»га сөйләгәнчә, аларга әлеге хәбәрне кулланучылар җиткергән. Составына караганда, хәләл булмаган продуктка имидж стикеры куелган.
– Техник ялгышлык киткән дип аңлатыла. Хәләл продуктлар белән хәләл булмаганнар аерым җиһазларда җитештерелә. «Татарское трио халяль» стикеры ялгышлык белән хәләл булмаган ризыклар складына озатылган. Ә анда, карап та тормыйча, дуңгыз продукциясенә ябыштырганнар. Чемпионат уңаеннан продукциягә футбол тубы формасындагы этикетка куелган. «Татарское трио халяль» этикеткасы «Хәләл» комитеты һәм «Тест-Татарстан» республика сертификацияләү методикасы үзәге белгечләре белән килештерелмәгән, – дип сөйләде ул безгә.
Комментарийлар