16+

Дуслык билгесе – тасма (+фото)

Бүген - Халыкара дуслык көнендә "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары һәм Татарстан халыклары ассамблеясы "Республика тасмасы" акциясен башлап җибәрде. Ул төгәл бер ай, ягъни 30 август - Республика көненә кадәр дәвам итәчәк.

Дуслык билгесе – тасма (+фото)

Бүген - Халыкара дуслык көнендә "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары һәм Татарстан халыклары ассамблеясы "Республика тасмасы" акциясен башлап җибәрде. Ул төгәл бер ай, ягъни 30 август - Республика көненә кадәр дәвам итәчәк.

Чараның нәкъ менә кичә башлануы да тикмәгә түгел: Татарстанның төрле өлкәләрдәге үсеше, аның кабатланмас һәм үрнәк булу нигезе дә нәкъ менә халыклар дуслыгы-татулыгында бит инде. Республиканың күп милләтлелеге - аның байлыгы да, горурлыгы да.

- Татарстан Россия төбәкләре генә түгел, башка илләргә дә үрнәк булып тора. Без - дәүләт хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыяте, төрле дин һәм милләт халыклары арасында мөнәсәбәтләр төзү буенча үрнәк, - ди Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Бер ай дәвамында "Президент белән бергә" хәрәкәтенең ике меңләп активисты, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенә керүче милли автономияләр әгъзалары республика триколоры белән 600 мең тасма таратачак. Тасманың һәр төсенең үз әһәмияте бар: яшел - өмет төсе, кызыл - көч, энергия, ә ак ниятләр чисталыгын, Татарстан халыкларының дустанә кәефен сурәтли. Тасмалар төрле зур чараларда таратылачак, шулай ук аларны алу өчен vmeste.tatar.ru заявка калдырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading