16+

Эчке туризм үсә

Татарстан 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында эчке туризмнан алынган табышның күләме буенча Россиянең әйдәп баручы ун төбәге арасына кергән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстан 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында эчке туризмнан алынган табышның күләме буенча Россиянең әйдәп баручы ун төбәге арасына кергән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Рейтингта Краснодар крае – беренче, Санкт-Петербург – икенче, Новосибирск өлкәсе өченче урынны били. Моннан тыш, унлыкка Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук Владимир һәм Тверь өлкәләре кергән.

Шул ук вакытта Россиядә бары тик 30 төбәк кенә эчке туризмнан табыш ала.
Федерация субъектының эчке туризмнан кергән табышын билгеләү өчен, банк аналитиклары ил буенча туристик һәм эшлекле сәфәрләрдә туристларның чыгымнары белән җирле халыкның чыгымнарын чагыштырып караган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading