16+

Эфирда – яңа радио

ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты. Башка радиолардан аермалы буларак, радиода алып баручы да, тапшырулар да, реклама чыгарылышлары да булмый. Анда бертуктаусыз тәүлек буе татар җырлары яңгыраячак.

- Әлеге радио, махсус проектыбыз, без аны мобиль телефоннар, андроидлар, айфоннар өчен кушымта итеп ясадык. Шулай ук аны безнең сайт tmtv-online.ru аша да тыңлап булачак. Максатыбыз - телевизор экраннары янында булмаганда да тамашачы белән бергә калу һәм татар эстрадасы музыкасын популярлаштыру, - ди TMTV теканалының баш режиссеры Лилия Кадырова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading