16+

Егерме биш район чәчүгә чыкты

Республикада язгы чәчү компаниясе тулы куәтенә бара. Кыр батырлары бер генә минутны да әрәм итмәскә тырыша.

Республикада язгы чәчү компаниясе тулы куәтенә бара. Кыр батырлары бер генә минутны да әрәм итмәскә тырыша.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары аграрийлары бүген кырда эшли.

Буа һәм Чүпрәле уңганнары шикәр чөгендерен чәчсә, Аксубай белән Лениногорскида рапс чәчү белән мәшгульләр. Бөгелмә, Минзәлә, Сарман, Нурлатта ясмык, борчак чәчәргә чыкканнар. Зәй, Нурлат һәм Аксубай гәрчич чәчүдә активлар. Чирмешән белән Нурлатта көнбагыш та чәчә башлаганнар.   

Республика буенча язгы чәчү эшләре 1 млн 766 мең гектар мәйданда барачак.

Фото: http://agro.tatarstan.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading